Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның почта хезмәткәрләре үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Әлеге дата Нурлат районара почтамтының 280нән артык хезмәткәренә дә кагыла. Районара почтамт 56 почта элемтәсе бүлекчәсен берләштерә, аларның 3се – Нурлатта, 32се – район территориясендә, 21е Әлки районында урнашкан.

– Без почтаны районыбызның иң ерак почмакларына кадәр илтәбез, чөнки бүгенге көндә почта – бер-берсеннән ерак урнашкан торак пунктларда яшәүче кешеләр арасында корреспонденция җиткерү буенча бердәнбер звено, – диде районара почтамты начальнигы Рәфис Ногманов. – Почтамт хезмәткәрләре нурлатлыларның газета-журналлар укуга кызыксынулары бетмәсен, мәгълүматны теләсә кайсы урында алу мөмкинлеге булсын өчен бөтен тырышлыкларын куялар. Чөнки вакытлы матбугат һәр заманда зур социаль мәгънәгә ия булды һәм хәзер дә ия, ул иҗтимагый фикер формалашуның төп чыганакларының берсе булып хезмәт итә.

Заманалар үзгәрә, ә хат ташучыларның эше кимеми. Бүлекчәләр каршына, һәрвакыттагыча, нигездә, вакытлы матбугатка әбунә белән бәйле бурычлар куела. Һәм бу җәһәттән почтамт начальнигы планны 100 процентка үтәгән Иске Чаллы, Богдашкино һәм Яңа Тумба почта бүлекчәләрен билгеләп үтте. Үрнәк итеп куярлык почтальоннар да бар: почтамта 19 ел хезмәт итүче I класслы хат ташучы Зоя Гусева, почта элемтәсе бүлекчәләрендә 16 еллык эш стажына ия Зилә Ногманова, Лилия Ильмухина да 8 ел инде хат ташучы булып эшли. Аларны вазыйфаларына җаваплы караш берләштерә, һәркайсы коллегаларының ихтирамына һәм шул ук вакытта уңай шәхси сыйфатларга да ия.

– Зоя Дмитриевна, мисал өчен, оештыручанлык сәләтенә ия, Зилә Хатыйповна клиентларга карата бик игътибарлы һәм шуның белән халыкның ышанычын яулады, Лилия Әбузаровна исә кешелек сыйфатлары белән аерылып тора, ул әңгәмәдәшләре белән әдәпле сөйләшә, тыйнак һәм игелекле, – ди хат ташучылар турында Рәфис Ногманов.

Хәер, почтамтның башка хезмәткәрләре дә җылы сүзләргә лаек. Нурлатлылар алар тырышлыгы белән газета һәм журналларны үзвакытында алалар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев