Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның яшь ата-аналары өчен

Хөрмәтле ата-аналар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинатының 2018 елның 9 февралендәге “Авыл җирлегендә даими яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр түләү турында”гы карары нигезендә, 2018 елның 1 гыйнвареннан авыл җирлегендә яшәүче түбәндәге хатын-кызларга бер тапкыр түләү бирү каралган: 
беренче баласы туган 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга 50 000 сум, 
өченче баласы туган 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга 100 000 сум күләмендә. 
Беренче (өченче) баласы туганнарга бер тапкыр түләү түбәндәге очракларда бирелә: 
бала 2018 елның 1 гыйнвареннан соң туса, 
түләү алучының Россия Федерациясе гражданлыгы булуы (гражданлыкны раслаучы документ булып паспорт тора), 
Татарстан Республикасы территориясендә авыл җирлегендә мөрәҗәгеть итү вакытына өч елдан да ким яшәмәскә тиеш. Бу паспортта махсус тамга белән раслана. 
Бер тапкыр түләү беренче (өченче) бала туганнан соң ярты ел дәвамында мөрәҗәгать иткән очракта гына ясала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев