Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның яшь көрәшчеләре бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясады

Нурлатның Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылары узган атна азагында берничә турнирда уңышлы чыгыш ясадылар.

19 октябрь көнне Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә “Вымпел” махсус подразделениесе майоры Михаил Кузнецов истәлегенә багышлап спорт һәм билбау көрәше буенча үткән VII ачык турнирда спорт мәктәбенең Чулпан филиалында шөгыльләнүче Вилдан Сәетов беренче урынга лаек булды. Вилдан әлеге ярышларда Татарстан Республикасы командасы составында ТР Көрәш Федерациясе аша катнашкан.

Ә 20 октябрь көнне яшь көрәшчеләр Базарлы Матакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәтчәннәре көненә багышлап билбау көрәше буенча 2002-2004 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында үткәрелгән республика беренчелегендә катнашып

кайттылар. Анда быел Татарстанның төрле районнарыннан 100дән артыграк көрәшче җыелган. Нәтиҗәдә, Чулпан мәктәбеннән Мәдинә Рахимджонова – беренче, Риваль Камалов (Чулпан), Елаурдан Владислав Еремеев – 2нче, шул ук авылдан Вероника Дмитриева – өченче урыннарны яулаганнар. Мондый ярышларда әле беренче тапкыр гына катнашуына да карамастан, Бикүледән Булат Яруллин дүртенче урынга лаек булган.

Әлеге яшь көрәшчеләрнең барысы да спорт мәктәбе тренеры Расыйх Сәмигуллин кул астында шөгыльләнәләр. Аларны ноябрь аенда да төрле дәрәҗәдәге яңа ярышлар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев