Нурлатның яшь самбочылары Йошкар Олада уңышлы чыгыш ясады
21 сентябртдә Йошкар Олада Россия Герое Марк Евтюхин истәлегенә самбо буенча турнир үтте.
Ярышларда Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучылар Илшат Әһлиуллин, Александр Казаков һәм Рафаэль Билданов җитәкчелегендә шөгыльләнүче самбочылар катнашты. Нәтиҗәдә, Сабир Заһретдинов һәм Роман Мөхәммәтшин икенче урыннарны яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев