Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның үз экран кызы

Оешуына ике дистә ел булган Нурлат телевидениесендә Зөлфия Галиуллина беренче көннәрдән эшли. Халык яратып карый торган " Сиңа дигән җырым" музыкаль программасының алыштыргысыз алып баручысы ул.

Аллаһы Тәгалә аңа теләсә нинди аудиторияне авызына каратып торырлык гаҗәеп аһәңле тавыш бүләк иткән. Иң дәрәҗәле район чараларын кабатланмас итеп алып баручы һәм бәйрәмгә үзенә генә хас лирик тон өстәүче, аны канвага бәйләп бер дигән тамаша ясап бирүче Зөлфия Галиуллина Нурлат телевидениесе өчен зур табыш булды. Ике дистә ел дәвамында ул Нурлатның үз экран кызы.

... Софитлар кабынган, төс балансы – нормада. Петличка тагылды, студиядә – тынлык. Оператор секунд эчендә REC* төймәсенә баса, видеокамерада кызыл ут яна. Димәк, эфир языла.

– Хәерле кич, хөрмәтле телевизор караучылар! Эфирда Нурлат телевидениесе...

Алып баручының йөзендә елмаю. Бөтен дикъкать камерада, әйтерсең лә, телевизор караучы юллаган хатны күңелдән өйрәнгән. Камил дикция, гаҗәеп аһәңле тавыш. Тексттагы һәр сүз күңелләргә үтеп керерлек. Һәм менә 20 ел – райондашларыбыз Нурлат яңалыклары белән зәңгәр экраннар аша таныша башлаган беренче көннән – шулай. Гомумән, Нурлат телевидениесенең “Сиңа дигән җырым” музыкаль программасын Зөлфиядән башка күз алдына да китереп булмый. Шуңа да безгә заявка алып килүчеләрнең кайберләре алдан ук Зөлфиянең отпуск-мазарда булу-булмавы белән кызыксына.

– Үземе? – диләр

Реклама

– Үзе, – дибез.

Һәм эфир арты эфир шулай. Әле бит хат текстларын видеокамерага яздыру – бер нәрсә. Аны видеомонтажер ярдәмендә кабат сүтеп җыеп, тавыш сыйфатын тикшерәсе, видеофондтан заявкада булган җырны беркетәсе, фотоларын дөрес итеп урнаштырасы һәм кабат канвалап программа итеп җыясы була. Зөлфия моңа һәрчак җаваплы карый.

Тамашачы аны музыкаль программа авторы итеп җылы кабул итсә дә, Зөлфия Галиуллинаның телевидениедәге хезмәт вазифасы моның белән генә чикләнми. Тамашачыларыбыз яратучы “Пар канатлар”, ”Таныш булыгыз”, ”Якташ “ кебек тапшыруларны да нигездә Зөлфия алып бара. Аңа еш кына заказлы фильмнар да эшләргә туры килә. Башка корреспондентлар кебек үк “Хәбәрләр” программасына төрле темаларга видеосюжетлар да ясый. Телевидение – команда эше. Текст язу – корреспонденттан булса, видео (ә ул ТВ да – иң мөһиме) видео- оператордан, монтаж өлеше – видеомонтажердан тора. Шуңа да бер-береңә таләпчән булу, шул ук вакытта бер максатка тупланып, уртак тел табып эшләүгә Зөлфия һәрвакыт зур игътибар бирә һәм һәр сюжетының логик ноктасы уңышлы килеп чыксын өчен зур тырышлык куя. Яшь кадрларны эш серләренә төшендерү дә һәрчак беренче планда. Тармакның техник ягы катлауланган һәм иҗади таләпләр үскән заманда видеоконтент сыйфатын яхшырту максатында үз белемен үстерү өстендә һәрдаим эшли. Бүген Нурлат телевидениесе арсеналында булган Халыкара, Бөтенроссия, республика дәрәҗәсендәге җиңүләрдә, һичшиксез, Зөлфия Хәбибулловнаның да өлеше зур. Монардан кала, ул җитәкче урынбасары да. Димәк, кирәк чакта оператив рәвештә җитәкчелек вазифасына керешү һәм тулаем коллективны куелган максатка туплау аның өлешенә туры килә.

– Хәерле кич, хөрмәтле телевизор караучылар, эфирда Нурлат телевидениесе. Бүген безнең программага юлланган беренче котлау Зөлфия Галиуллинага адресланган...

Чү, ни бу? Эфирда да Гөлназ Хәсәншина... Кайгырмагыз, хөрмәтле телевизор караучылар. Бүген Зөлфия – юбиляр! Эфирда яңгырыйсы котлаулар да аның яраткан, телевидение дип аталучы гаҗәеп кызыклы һәм сихри, шул ук вакытта сөйләп аңлатып кына бетерерлек булмаган дәрәҗәдә катлаулы тармакта кулга-кул тотынып, бер сулышта, бердәм юнәлештә ике дистә ел бергә эшләүче коллегаларыннан. ”Нурлат- информ”лылар Зөлфия Хәбибулла кызы Галиуллинаны алтын юбилее белән котлап, аңа изге теләкләрен юллый һәм алга таба да һәр өйдә көтеп алынган кунак булуын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев