Шәһәрнең 105 еллык юбилеена багышланган чираттагы яңа проектыбызны башлап җибәрәбез.
Бу юлы без шәһәребез тарихына кичәге һәм бүгенге фоторәсемнәр аша күз салырбыз, чөнки аларда тормышыбызның барлык матур үзгәрешләре, яңалыклары чагылыш таба бит. Ә 105
ел эчендә шәһәрнең йөзе, аның йортлары, биналары күп тапкырлар, хәтта танымаслык булып үзгәреш кичергән. Әнә - электән үк шәһәрлеләр яратып йөри торган "Березка" ашханәсенең элеккеге күренеше, күп нурлатлылар аны нәкъ менә шундый итеп хәтерли торгандыр әле. Бүгенге көндә бинаның тышкы кыяфәте шактый үзгәреш кичерсә дә, исеме әле дә шул көе сакланган. Бәлки сезнең фотоальбомнарыгызда да шәһәр тарихын чагылдырган шундый фоторәсемнәр сакланып калгандыр, безгә хәбәр бирегез. Иң кызыклы, эксклюзив кадрларны тәкъдим итүчеләр ел
азагында редакциябезнең махсус бүләкләренә дә ия булачак.
Нет комментариев