Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның 3нче мәктәбе бакчасына тукран ияләшкән

Шәһәрнең 3нче мәктәбенең алмагач бакчасы бу көннәрдә чып-чын "кошлар ашханәсе"нә әверелә.

Түбә куеп, уңайлы итеп ясалган җимлекләр янында чыпчык, песнәк кебек вак кошлар чыр-чу килә. Саесканнар да мәктәп ишегалдын үз иткән, быел хәтта кечкенә генә тукран да килеп ияләшкән әле, җепкә элеп куелган терлек маен аеруча яраткан, мавыгып фотообъектив белән янына ук килеп җитүебезне дә сизми калды хәтта. Жимлек эленгән һәр агачка килүче сукмакларына кадәр көрәп торалар мәктәптә, шуннан узып йөрүче шәһәрлеләр дә гадәтләнгән - узып барышлый кошларга дигән бөртек, ярма, ипи кисәкләрен сала калдыралар. Мәктәп укучылары исә "ашханә"ләрендә ел да шулай кошларны сыйлый, биредә Татьяна Чибидина җитәкчелегендә эшләп килүче экологик бергәлеккә йөрүче балалар исә анда аеруча еш була. Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада "Эколидер-мәктәп" бәйгесе җиңүчеләре булып танылулары да әнә шулай табигать турында даими кайгыртып торулары нәтиҗәсе. Быел әнә 8нче сыйныф укучысы Ксения Соснова экология буенча район олимпиадасында җиңү яулаган, бу көннәрдә республиканыкына әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат тукран