ХӘБӘРЛӘР
Нурлатның 40тан артык авыл хуҗалыгы белгече уку үтә
Бүген, 17 март көнне, Нурлат аграр техникумы базасында Татар агробизнес кадрларын кабаттан әзерләү институтының уку эшләре буенча проректоры, профессор Владимир Фомин, доцент, ветеринария фәне буенча доктор Рафаэль Искаков, доцент Айдар Нигъмәтҗанов районның авыл хуҗалыгы белгечләре өчен бер көнлек укулар үткәрә.
Укулар түгәрәк өстәл рәвешендә, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы алдында торган көнүзәк темаларга багышланган. Анда сакчыл производство технологияләре, Бөтендөнья сәүдә оешмасы һәм икътисадый санкцияләр шартларында агросәнәгать тармагының нәтиҗәлелеген арттыру, азык әзерләүнең прогрессив технологияләре, язгы чәчү, терлекләрне җәйләү чорына күчерү һәм башка темалар карала. Бу көннәрдә мондый укулар республиканың барлык районнарында, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев