Нурлатның 4нче шәһәр мәктәбе яңа автобуслы булды
4нче мәктәп директоры Солтан Әхмәтҗановка яңа автобус ачкычларын бүген, 3 октябрьдә, Казанда Укытучылар көне уңаеннан оештырылган чарада тапшырдылар.
Әлеге чара ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында үткән. Яңа автобуслар "Мәктәп автобусы" программасы буенча бирелгән, бу максатка республикада быел гына да 172, 2 млн. сумлык 106 мәктәп автобусы алынган. Яңа Peugeot Boxer автобусы 22 балага көйләнгән, ул РФ Дәүләт стандартларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев