Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның 51 яшьлек коррекцияләүче интернат-мәктәбе яңарачак

37 миллион 758 мең сумлык капиталь ремонт эшләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша план нигезендә алып барылачак. Мәктәптә төзекләндерү эшләре якын көннәрдә башланачак икән.

- Подрядчылар алмашыну һәм план булмау нәтиҗәсендә ремонт эшләрен бераз кичектерергә туры килде, - ди мәктәп директоры Линар Маняпов. - Әлегә төп бинада укулар барганга күрә, эшләрне мастерскойлардан тотыначаклар.
Узган шимбәдә мәктәптә узган попечительлек советы утырышында да ремонт һәм төзекләндерү эшләренә иганәчеләрне тарту мәсьәләсе каралган. Утырышны мәктәпнең попечительлек Советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Болгар" милли хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Мифтахов алып барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат