Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның 73нче янгын часте Кама аръягы призеры булды

12 мартта 73нче янгын часте хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә Кама аръягы зонасындагы янгын частьлары арасындагы үзешчән сәнгать смотр-конкурсында катнашып, III урын алып кайттылар.

Ива Левина, Дмитрий Зимин, Сергей Маркелов, Әлфия Әбсәләмова, Михаил Смирнов, Таңсылу Усманова, Равил Рәхимов, Ландыш Рәҗәпова, Галина Пиянзина конкурска Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган музыкаль-хореография композициясе әзерләп бардылар. Янгын сүндерүчеләр белән бергә часть хезмәткәрләренең балалары - Дима Бульбов һәм Родион Левин да чыгыш ясады. Призерларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат