Реклама
Узган атнада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Миләүшә Фәтхетдинова, район фермерлары Эдуард Иванов, Зөлфәт Хәмидуллин, Андрей Соренков һәм "Нурлат сөте", "АгроРазвитие" хуҗалыклары, "АгроИнвест" ИК зоотехниклары Казанда сөт җитештерү һәм терлекләрне дөрес ашатуның заманча технологияләренә багышлап үткәрелгән ике көнлек семинар-уку үтеп кайттылар.
Семинарда Германиядән килгән профессорлар һәм белгечләр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча үз серләрен уртаклашканнар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз