Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның барлык мәктәпләре дә Сингапурча укытуга күчәчәк

Бүген һәм иртәгә шәһәрнең 4нче мәктәбеннән 50гә якын укытучы "Татарстан Республикасында белем бирүнең сыйфатын камилләштерү" (Сингапур) проекты буенча ике көнлек тренинг үтәләр. Тренингны мәгълүмати-методик үзәкнең методист-тренерлары үткәрә.

- Шулай итеп, шәһәрнең барлык мәктәпләре укытучылары да, ә бу 350ләп кеше, "Сингапур методикасы буенча укыту" нигезләренә өйрәнеп бетәчәк, - ди мәгълүмати-методик үзәк директоры Гөлфия Гафурова. - Авыл мәктәпләреннән әлегә Егоркинода гына әлеге проект буенча тренинглар үткәрелде. Әмма өченче чирек дәвамында барлык авыл мәктәпләре укытучылары өчен дә шундый чаралар оештырылачак һәм алар да белем бирүдә бу төр алымнан файдалана алачаклар.
Дүшәмбе көнне исә шәһәрнең 2нче мәктәбендә Сингапур укуларының әлегә безнең район һәм шәһәр өчен яңалык саналган "Кооператив укыту" модуле кысаларында укыту буенча тренинг үткәреләчәк. Казан шәһәреннән килгән белгечләр мәктәп коллективын кооператив укыту серләренә өйрәтәчәк. Эксперименталь мәйданчык итеп 2нче мәктәпнең сайлануы очраклы түгел, чөнки нәкъ менә әлеге мәктәп БДИ һәм ГИА нәтиҗәләре буенча "бик яхшы мәктәп" дип танылган бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат