Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның “Чишмәкәй” балалар бакчасында яңалыклардан һәм үзгәрешләрдән курыкмыйлар

"Чишмәкәй" балалар бакчасында капиталь ремонт төгәлләнүгә бер ай да узмады әле. Учреждение коллективы да, балалар, аларның әти-әниләре дә биредәге үзгәрешләргә сөенеп туя алмый.

Аларны аңларга да була. Көтеп алынган ремонттан соң, балалар бакчасында тагы да яктырак, җайлырак булды бит. Эчке бүлмәләргә отделка ясалды, инженер коммуникацияләре - канализация, су һәм җылылык системалары, сантехника тулысы белән алыштырылды, түбәсе ремонтланды, пластик тәрәзәләр, ишекләр куелды, шулай ук идәннәрне алыштырдылар, җиһазларны яңарттылар. Ә ремонтка соңгы ноктаны бакча хезмәткәрләре үзләре ясадылар. Алар коридорларны, занятиеләр һәм төркемнәр өчен бүлмәләрне әкияттәгечә бизәп куйдылар. Бу эшләрдә, әлбәттә инде, җитәкченең роле бик зур. "Коллективымнан уңдым, бер-беребезне ярты сүздән үк аңлыйбыз", - ди балалар бакчасы мөдире Галина Кореева. Бу көтеп алынган ремонт Галина Александровнаның юбилеена бүләк сыман булды һәм ул республика-район җитәкчелекләренә барлык эшләр өчен дә средстволар бүлеп биргәннәре өчен рәхмәтен җиткерә.
Менә 32 ел инде ул әлеге мәктәпкәчә учреждение җитәкчесе булып тора. Мөдир итеп билгеләгән вакытта аңа нибары 24 яшь кенә була әле. Баштарак җаваплылык та шүрләтә, әмма Галина Кореева тиз арада коллективта үз кешегә әверелеп китә, аның эшкә җитди мөнәсәбәтен барысы да беренче көннәрдән үк аңлыйлар.Һәм ул бүген дә һәр эш көнен территорияне карап чыгудан башлый. Беренче итеп аны ишегалды себерүче очрата. Галина Александровна бар җирдә дә тәртип тотарга күнеккән. Ул хезмәткәрләргә генә түгел, иң элек, үз-үзенә таләпчән. Көн дәвамында һәр төркемгә кереп чыгарга, балалар белән аралашырга тырыша. Бүгенге көндә "Чишмәкәй"гә йөрүче барлык 260 баланың да исемнәрен белә. 51 бала үз тормышларындагы беренче чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Һәм аларның һәркайсына Галина Александровна фатиха сүзләрен җиткерәчәк. Ә тиздән аларның "Чишмәкәй"дәге урыннарын башка сабыйлар алачак.
Галина Кореева балалар бакчасында эшләү дәверендә үзен тәҗрибәле һәм зирәк җитәкче итеп таныткан кеше, тикмәгә генә аны узган елгы август киңәшмәсендә республиканң иң яхшы ун җитәкчесе арасында билгеләп үтмәгәннәрдер. Элегрәк ул "Мәгариф лидеры" исеменә лаек булган.
- Заманадан калышмаска, тормыш ритмын тоеп яшәргә тырышам. Безне яңалыклар һәм үзгәрешләр куркытмый, без аларны ярдәмчеләребез итәбез, - дип үзенең уңыш формуласын аңлата Галина Кореева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат