Реклама
5 сентябрьдә Нурлат районы башкарма комитетының административ комиссиясе төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен ТСЖ җитәкчеләренә карата 6 материалны карады.
Шуларның дүртесе 15әр мең сум административ штрафка тартылды. Комиссия секретаре Вера Мальцева әйтүенчә, әлеге кагыйдәләрне кабаттан бозган очракта штраф суммасы сизелерлек артачак һәм 30000-50000 сум тәшкил итәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз