Нурлатның “Дуслык” газетасы Болгариягә бара
Район газетабызның бәйрәм һәм кайбер көндәлек саннары Йордан Кирилловның шәхси коллекциясен тулыландырачак. Болгария кешесе Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталындагы Интернет-кабул итүгә әнә шундый гозер белән мөрәҗәгать иткән.
"30 еллап инде төрле газеталар туплыйм, һәм хәзер 7000ләп нөсхә бар", - дип язган ул үз мөрәҗәгатендә һәм безнең район газетасы да үзенең коллекциясен тулыландырыр, дигән өмет белдергән. "Дуслык" газетасы саннарын алгач, Йордан сөенер, дип уйлыйбыз. Ул бит әле безнең газетаның өч телдә чыкканлыгын белми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев