"Юл харчевнясы ачык" - Гагарин урамының 8нче йортында яшәүчеләр үз ишегалларында җимлекләр элеп "кошлар ашханәсе" ясап кына калмаганнар, янына әнә шундый язу да элгәннәр.
Бусы җимлекләр яныннан берәү дә битараф булып узып китмәсен өчен эшләнгәндер, мөгаен. Хәер, җимлекләре җимнән сыгылып тора, тирәсендә бер көтү кош - димәк, биредә олы җанлы, игелекле кешеләр аз түгел. Коры җим белән бергә кер җебенә тигез итеп ит-май кисәкләренә кадәр элгәннәр әнә. Бусы кышын кошлар өчен чын "деликатес" инде. Бары кошларны тозланган, ысланган ит-май белән сыйларга ярамавын гына онытмаска кирәк.
Календарьда кышның соңгы ае кереп бара. Күпләр көннәр җылыту белән кошлар һәм җәнлекләр үзләренә җимне тизрәк таба дип уйлап ялгыша. Тик кыш азагы кошлар өчен иң авыр чор санала һәм статистик мәгълүматларга караганда, суык көннәрдә кош 6 сәгатьтән артыграк ашамый торса, үләргә мөмкин икән. Димәк, гади генә җимлек ясап куеп, кошларга җим сибәргә һич тә соң түгел әле.
Нет комментариев