Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның иҗади коллективлары осталыкта ярышты

Кичә, 2 декабрьдә, Кормыш район мәдәният йортында иҗади коллективлар арасында узган "Созвездие талантов" конкурсының чираттагы номинациясе тәкъдим ителде.

- Район мәдәният бүлеге оештырган конкурс 4 номинация буенча уза, - ди жюри әгъзасы, татар халык театры режиссеры Илшат Гайсин. - Бүген "Театраль иҗат" номинациясендә катнашучыларның чыгышын карадык. 16 театраль коллектив арасыннан Зирекле, Кизләү, Түбән Нурлат, Бикүле, Кече Камышлы, Богдашкино һәм Иске Чаллы үзешчәннәре нигезләмә буенча классик әсәрдән һәм ирекле темага чыгыш тәкъдим итте. Һәр номинация буенча нәтиҗәләр якын арада узачак мәдәният хезмәткәрләре семинарында ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат