Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның киләчәге, мәгълүмати технологияләр белән кулланучылары Республика турыннан iPad планшетлар белән кайттылар

Шимбә көнне Казанның ИТ-паркында узган "ИТ-чемпион" Республика конкусында Нурлат укучылары ике номинациядә җиңү яулады.

"ТРда дәүләти һәм муниципаль Портал үсеше" иҗади номинациясендә Нурлат районының Урта Камышлы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Татьяна Петрова һәм Егоркинода 11 сыйныф укучысы Артур Шерников I урын яуладылар. "Иң актив укучылар" номинациясендә дә нурлатлылар сынатмады. Иң күп баллар җыйган укучыларны - Яңа Әлмәттән Рәсил Хәмматовны, Елаурдан Илья Алексеевны һәм коррекцияләүче интернат - мәктәп укучысы Айдар Маняповны Республиканың премьер-министры Илдар Халиков үзе котлады.
Шунысын әйтергә кирәк, республика конкурсы 1 марттан старт алды һәм 3 этапта узды. Анда бездән 5297 укучы катнашты.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X