Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның "Әкият” балалар бакчасында “Без – Тукайлы халык” дигән кичә үтте

24 нче апрель көнне 14 нче номерлы "Әкият" балалар бакчасында балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Рәсимә Рәхимова "Без - Тукайлы халык" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.Төп кунаклар булып милли төркем балалары - 3нче номерлы зурлар төркеме һәм төрле төркем балалары килгәннәр иде. Бәйрәм күренекле, бөек шагыйребез - Габдулла Тукай иҗатына багышлап...

Бәйрәмнең максаты да кечкенә балалар күңелендә Тукаебыз иҗатына мәхәббәт уяту, әсәрләре аша яхшылыкка, матурлыкка, өндәү тора. Шуңа күрә бу иртәдә шагыйрьнең балаларга иҗат иткән шигырьләре сөйләнде, балалар тарафыннан әкиятләре сәхнәләштерелде. Алар бик теләп "Бәйрәм бүген", "Туган тел" , бишек җырларын башкардылар, татар халык биюләрен биеделәр.Кунак булып килгән Шүрәле, Су анасы , малай һәм әни, кәҗә белән сарык, бала белән эт, бала белән күбәләк, ел фасыллары булып киенгән балалар, нәни тамашачыларыбыз күңеленә бик хуш килде. Алар, яратып, барлык әкиятләрне күзәттеләр. Алып баручы белән бергә табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм җыр - бию белән үрелеп барды.

Бу бәйрәмнән соң, балалар сөекле Тукаебызны бер дә истән чыгармаслар, аны яратырлар, зурларлар, шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнерләр дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат