Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатның коррекцияләүче интернат-мәктәбе юбилеен билгеләп үтте

    Узган шимбәдә коррекцияләүче интернат-мәктәп үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.

    Махсус интернат-мәктәп үзенчәлекле уку йорты ул. Ә төлгәрәге, зур гаилә булып яшәүче йорт. Биредә балалар йоклыйлар, тукланалар, укыйлар һәм эшкә дә өйрәнәләр. Интернат - хезмәт һәм тормыш мәктәбе.
    Һәрвакыт яңарып торучы мәктәпне туган көнендә педагоглар һәм хезмәт ветераннары, кунаклар котладылар, тарихын барладылар. 50 ел эчендә 54 чыгарылыш булган. Әлеге уку йортын барлыгы 1034 укучы тәмамлаган.
    Мәктәп коллективын бәйрәмнәре белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының педагогик ярдәм, опека һәм попечительлек бүлеге әйдәп баручы консультанты Земфира Гафарова, "Россиянең махсус олимпиадасы" Иҗтимагый хәйрия оешмасы Татарстан төбәк бүлеге башкарма директоры Фидаил Мөхәммәтҗанов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Рәмзия Галәметдинова һәм башка рәсми затлар котлап, иң җылы теләкләрен җиткерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: