Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатның массакүләм мәгълүмат чаралары скверны торгызу эшләрен башлады (ФОТО)

    Кайчандыр фонтаны, гөл-чәчәкләре белән килүчеләрне җәлеп итеп торган сквер иде, соңгы елларда ул ташландык почмакка әверелде. Ә бит янәшәдә генә шәһәр базары, көне буе кеше йөреп тора. Бактың исә, әлеге парк турында шулай уйлаучылар бер без генә түгел икән. Әмма йөрәк җыеп, аны торгызу эшенә алынучы гына күренмәде. Шуңа да...

    Кичә әлеге почмакта тәүге хәрәкәт башланды: язучылар, сөйләүчеләр һәм күрсәтүчеләр территориядәге чүп-чарны җыйдылар, түтәлләргә чәчәкләр утырттылар. Әлеге акциягә үсентеләрне бик рәхәтләнеп шәхси эшмәкәр Блиновлар ("Цветуния") бирергә булдылар. Машина таккычын тутырып алып килгән үсентеләрне ничегрәк утырту отышлы булуын да Николай Блинов үзе аңлатты. Цинияләрне исә шәһәрнең 3нче мәктәбе тәкъдим итте. Петунияләр, маргариткалар, бархатцылар ул арада редакция кызларының җиңел куллары белән түтәлләргә тезелделәр, ә телевидение һәм радио хезмәткәрләре территорияне җыештыра тордылар. Ул да түгел, чәчәк түтәлләре беренче суга да сөенештеләр: сугару мәшәкатен 125нче янгын часте үз өстенә алды.
    Гомуми картина идеалдан ерак булса да, чәчәк түтәлләре почмакка җан өрми калмадылар. Үтеп барган бер ханым:
    -Кара, әллә парк үзгәрмәкче,-дип гаҗәпсенеп тә алды. Эһе, дидек без, парк булганлыгын онытмаганнар икән әле бу урында, иртән базарга килүчеләр дә шулай ук гаҗәпсенерләр әле. Әмма биредә эшләгән арада паркны коры энтузиазм белән генә тулысынча тәртипкә китереп булмаслыгын да төшенергә өлгергән идек инде. Әнә, эскәмияләрне төзәтәсе, алыштырасы, буйыйсы, фонтан сыешлыкларын чистартасы, сылыйсы, буйыйсы, сукмакларны тәртипкә китерәсе бар. Матур гына баннерлар тартсаң, флагштоклар куйсаң да зыян итмәс иде... Болар бар да безнең нияткә кергән, шәт, вакыты белән хәл дә ителер. Ә әлегә беренче өмәбез паркны тәгаенларлык хәлгә китерде, без шуннан да бик канәгать калдык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: