Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның Мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнере билгеләп үтте

Безнең районда бу тармакта 500дән артык кеше көч куя. Болар - мәдәният хезмәткәрләре, иҗади коллективлар, сәнгать мәктәбе укытучылары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре.

- Агымдагы Мәдәният елы безнең алга зур бурычлар куйды, - ди район мәдәният идарәсе начальнигы Әлфия Галәветдинова. - Мәдәни-күңел ачу чаралары белән беррәттән, тарихи мирасны саклап калу өстендә дә эшне дәвам итәбез. Бу юнәлешләрдә эшләрне ел башыннан ук алып барабыз. Мәдәният елы уңаеннан районда да бик бай программа булдырдык.
Ә кичә Татарстанда Мәдәният елын каршы алуга багышлап М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган тантаналы чарада безнең районның мәдәният хезмәткәрләре дә катнашып кайтты. Шул ук көнне ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Бадыйгин җитәкчелегендәге "Ветеран" хоры Баулыда чыгыш ясады. Ә бүген район үзешчәннәреннән торган делегация "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә уза торган "Җырлыйк әле" музыкаль-күңел ачу программасында чыгыш ясый. 27 мартта билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья театр көнендә, сәнгать осталары шәһәр Мәдәният сараенда үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Җомга көнне Нурлатның "Тамаша" яшьләр һәм татар халык театрлары коллективлары Галиәскар Камалның "Беренче театр" спектаклен күрсәтә. 8 кешедән торган коллективта иҗади тормыш кайный. Яшьләр театры Чистайда узган республика театр коллективлары фестиваленең зона турында чыгыш ясап, хәзер йомгаклау этабына әзерләнә. Ә иртәгәрайон мәдәният йортының "Эсперансо" бию ансамбле "Алло, талантлар эзлибез" дип аталган VII ачык республика конкурсында чыгыш ясаячак. Атна дәвамында район һәм шәһәр Мәдәният йортларында кинофильмнар күрсәтеләчәк, китапханәләрдә китап күргәзмәләре, әңгәмәләр оештырылачак. Агымдагы елда районыбыз мәдәнияте тагын да үсеп, матур уңышлар белән сөендереп торыр дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат