Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның мәктәп яны лагерьларында быел 1 сменада 1000 бала ял итте

Җәйге каникулларның беренче ае азагына якынлаша, димәк, лагерьларда беренче смена тәмамлана.

- Иртәгә районның 23 мәктәп лагеренда смена төгәләнәчәк, - ди район мәгариф идарәсе методисты Эльмира Шагаева. - 24 көн эчендә барлыгы 1000 бала сәламәтлеген ял итте. Бу чорда Биляр Озеро, Киекле һәм Фома урта мәктәпләрендә оешкан хезмәт һәм ял лагерьларында 100 ял итте.
Гимназия базасында урнашкан "Маленькая страна" мәктәп яны лагеренда барлыгы 60 бала ял иткән. Педагоглар балаларның ялын мавыктыргыч өчен бар көчләрен куйганнар. Төрле экскурсияләр, уеннар, конкурслар белән үрелеп барган җәйге программадан балалар үзләре дә шат.
- Быелгы җәйге каникуллар яңа очрашулар, танышулар белән башланып китте, - ди лагерьга йөрүче Юлия. -Җәйнең беренче аен мәктәп яны лагереннан башладым. Биредә танышкан яңа дуслар белән аралашуымны алга таба да дәвам итәчәкмен.
Бу атнаның җомгасына кадәр районның 30 авылында эшләгән мөселман лагерьларында да беренче смена төгәлләнә.
- Быел үз лагерьларыбызда 900ләп балага ял һәм дини программа тәкъдим иттек, - ди район мөхтәсибенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Абдулла хәзрәт Мортазин. - Бу әле мөселман балалары өчен җәйге ялның бер сменасы гына, икенче смена "Заречный" сәламәтләндерү лагеренда 5 августтан башланачак.
Район балалары өчен 4 смена ял тәкъдим итүче "Заречный" сәламәтләндерү лагеренда да сишәмбедән икенче заезд старт алды. Бу чорда биредә районның 125 баласы өчен мавыктыргыч ял программасы әзерләнгән. Бүген һәм иртәгә "Чияле Алан" һәм "Нурсан" сәламәтләндерү лагерьлары да икенче сменага балалар кабул итә башлаячак. Гимназиянең парашют спорты белән шөгыльләнүче кадетлары бу көннәрдә Анапада ял итә.
- Нигездә җәйге ял план нигезендә алып барыла, - ди район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин. - Районда балалар ялы программасы бик бай. Балалар җәйге чорда ял итеп, көч һәм энергия туплассын өчен бар шартлар да тудырылган.
Укучылар ял белән бергә бераз акча эшләп алу җаен да ычкындырмыйлар. Әнә, шәһәрнең мәшгульлек үзәге быелгы каникуллар чорына барлыгы 550 укучыны эшле итмәкче. Бүгенге көндә районның 33 оешма-предприятиесендә 183 укучы вакытлыча хезмәт куя икән. Нигездә, "НАЗ", "Төзекләндерү биш", "Промочистка", "Нурлат элеваторы" җәмгыятьләре җәйге чорга балаларны үзләренә эшкә күпләп алган. Мондый мөмкинлеккә укучылар үзләре дә бик шат.
- "Төзекләндерү биш" җәмгыятенә эшкә урнаштым, - ди Дима. - Эше әллә ни авыр димәс идем, ә менә хезмәт хакы 7 меңнәр тирәсе чыгарга күренә. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырасы килми шул.
Әлегә дәресләрдән, өй һәм контроль эшләрдән арынган укучылар үзләре өчен җәйге ял программасын үзе карый. Кемдер ял итә, кемдер акча эшләп алу җаен кайгырта. Иң мөһиме, бүген укучылар яңа уку елына көч туплап калырга ашыга.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат