Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үтте

Бүген, 25 мартта, Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә үткән вакансияләр ярминкәсендә үзәктә исәптә торучы 60тан артыграк кеше катнашты.

- Ярминкәдә "Нурлат элеваторы", "Промочистка", "Чистый город", "Промтех" җәмгыятьләре, "Сабирова" шәхси предприятиесе 20дән артыграк эш урыны тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, "Промтех" ОООсына бүгенге көндә төрле эшләргә 10лап кеше кирәк, - ди үзәкнең өлкән инспекторы Рушания Сафина. - Ярминкәгә килүчеләр оешма-предприятиеләрнең кадрлар бүлекләре белгечләре белән аралашып, үзләренә кирәкле мәгълүматны ала алдылар, ярминкәдән үзләренә конкрет эш урыннары табып китүчеләр дә булды.
Мәшгульлек үзәгендә мондый чаралар даими рәвештә үткәрелеп тора, чираттагы ярминкә апрель аена билгеләнгән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X