Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатның “Мөстәкыйль балалары” елмаю бүләк иттеләр

    19 сентябрь көнне 2нче мәктәпнең укучылары һәм укытучылары "SaMoSтоятельные Дети" республика наркотикларга каршы проекты кысаларында үткәрелгән "Елмаю бүләк ит!" акциясендә катнаштылар.

    Алар шәһәрнең кешеләр күп йөри торган урыннарына чыгып, кешеләргә елмаю формасындагы "смайл"лар өләштеләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар. Акциядә барлыгы 45 укучы катнашты, алар сәламәт яшәү рәвешен яклап шәһәрлеләрдән 155 имза җыйдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: