Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның су асты көймәсе бар

Тын океан флотының "Б-394" дизельле су асты көймәсе хәзер "Нурлат" исемен йөртә.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 25 сентябрендә Владивостокта Нурлат районы һәм Тын океан флотының 19нчы бригадасына караучы "Б-394" су асты көймәсе арасында шефлык элемтәләре урнаштыру турында килешү имзаланган иде.
Күптән түгел исә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов исеменә Владивостоктагы 34306нчы хәрби часть командирыннан хат килеп төште. Анда "Нурлат" исемен йөртүче "Б-394" су асты көймәсен Нурлат районыннан контракт буенча хәрби хезмәткәрләр белән комплектлауны сорап мөрәҗәгать ителгән. Шул көннәрдә район башлыгы Равил Кузюров исеменә Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодиннан хат килде. "Хөрмәтле Равил Әфраимович! Республика хәрби комиссариатының Нурлат муниципаль районы буенча бүлеге начальнигына "Б-394" су асты көймәсе экипажын контракт буенча хәрби хезмәткәрләр белән комплектлауда булышуыгызны һәм бу эшне шәхсән үз контролегезгә алуыгызны сорыйм. Нурлат шәһәре һәм районы егетләренең "Нурлат" исемен йөртүче су асты көймәсендә бик яхшы хезмәт итәчәкләренә иманым камил", - диелгән әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат