Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның тимер юл күперендә “бәхет йозаклары” пәйда булды

Хисләрен шулай белгертү гашыйклар арасында аерата популяр хәзер. Еш кына бу күренеш туй тантанасының бер йоласына да әверелә әле. Чөнки бәхет йозаклары элү традициясе бик борынгыдан килгән гадәт.

Кайчандыр кияү һәм кәләш мәхәббәтләрен һәм никахларын тасвирлаучы йозакны бергәләп бикләгәннәр дә, аны берәү дә ачып
мәхәббәтләрен җимерә алмасыннар өчен, ачкычларын коега ташлаганнар. Шул көннәрдә без Нурлат күперендә 13 бәхет йозагы
санадык. Нәниләре дә, зур амбарныкылар да, кодлылар да бар араларында - аңлавыбызча, "мәхәббәт сакчыларының" зурлыгы, авырлыгы да, төс-кыяфәте дә мөһим түгел икән. Бары тик хыяллар гына чынга ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат