Нурлатның яшь армиячеләре финалга чыкты
Нурлатның 3нче мәктәп укучылары "Яшь армиячеләр, алга!" дигән уенның финалына чыктылар.
Юрий Пименов җитәкләгән яшь армиячеләре узган җомгада "Яшь армиячеләр, алга!" дип аталган хәрби-спорт уеннарының зона этабында катнаштылар. Көн дәвамында үсмерләр Ватан тарихы буенча белемнәрен тикшергәннәр, хәрби әзерлек буенча осталыкларын күрсәткәннәр һәм ГТО тапшырганнар. Уен азагында хәрбиләштерелгән эстафета узган. Нәтиҗәдә, безнең команда уеннарда III урын алып финалга узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев