Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның яшь көрәшчеләре Россия беренчелегенә юллама алды

22-25 мартта Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасы Мамадышта 2001-2003 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча үткән Татарстан Беренчелегендә катнашып кайтты.

20 командадан 210 яшь көрәшче катнашында үткән ярышларда Нурлат спортчылары да уңышлы чыгыш ясады. Чулпан мәктәбе укучысы Вилдан Сәетов җиңү яуласа, Илья Клявлин (Чулпан), Игорь Логинов, Вероника Дмитриева (Елаур) һәм Мәдинә Рахимжонова (Заречный) призерлар арасына керде. Яшь спортчылар көрәш белән тәҗрибәле тренер Расих Сәмигуллин кул астында шөгыльләнәләр. Ә республика күләмендә уңышлы чыгыш ясау яшь спортчыларга Татарстан командасы составында Россия беренчелегендә катнашу мөмкинлеге биргән. Вилдан Сәетов белән Илья Клявлин апрель аенда Тамбовта узачак ярышларга юллама алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев