Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның тәгълим үзәгендә теләүчеләрне Ислам дине нигезләрен өйрәнергә чакыралар

Яңа уку елы башлануга багышланган җыелыш 4 октябрьдә узачак.

4нче октябрь көнне Нурлат шәһәренең Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә 2024- 2025 уку елына “Ислам дине нигезләре” курсларына укучылар (хатын- кызлар һәм балалар) кабул итү буенча җыелыш уза. Бу укулар шәһәр һәм авыл мәчетләре каршында да оештырылачак. Ир-атлар өчен имамнар әзерләү курслары уздыру каралган.

Өч еллык уку программасы гарәп хәрефләрен, Коръән кагыйдәләрен өйрәнүне, “Гакыйдә”- дөньяга иман, ислам дине аша караш фәнен, “Фикх” - Аллаһка иман китерү, намаз, ураза, зәкәт, хаҗ турында белүне, “Сира”- Пәйгамбәрләр һәм сөекле Рәсүлебез Мөхәммәт (с.г.в.)нең тормыш юлын, ислам әхлагын ( әдәп-әхлак тәрбиясе) аңлатуны үз эченә ала.

Нурлат мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, дәресләр октябрьдән май аена кадәр атнага 2 тапкыр үткәреләчәк. Укырга теләүчеләр 4нче октябрь көнне 18.00 сәгатьтә җыелышка килә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев