Нурлат эшмәкәрләренә яңа мөмкинлекләр бирәләр
Нурлат районы кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше динамикасын күтәрү буенча пилот проектына кертелгән.
Проект кысаларында эшмәкәрлекне үстерү өчен максималь уңай шартлар тудыру, гамәлдәге яки булдырылачак яңа бизнесны үстерүгә инвестицион чыгымнарны киметү ниятләнә. Нурлат эшмәкәрләренә бизнес-проектларны конкурс сайлавында катнашырга тәкъдим ителә. Бу хакта җентеклерәк Нурлат муниципаль районы сайтында, "Кече һәм урта бизнес" бүлегендә белеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев