Нурлатта 21 яшьлек кыз серкә кислотасы белән агуланды
2 апрельдә 6.00дә Нурлат ЦРБсының приемный покой бүлегенә 21 яшьлек кыз серкә кислотасы белән агуланган дигән диагноз белән китерелә. Эчке органнары көчле пешү алган кызны шул ук көнне Казанга озаталар. Әмма кызга Казан табиблары да ярдәм күрсәтә алмый: барлык эчке органнары пешү нәтиҗәсендә ул узган җомга көнне үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев