Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта 4 машина катнашында һәлакәт теркәлгән

Салкыннар башлану белән Нурлат юлларында һәлакәтләр дә арткан. Бүген, 20 гыйнварда район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Нигездә алар тизлек арттыру һәм каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыккан. 13.05 сәгатьтә Совет урамында НУБР каршында каршы як полосага чыккан "Мазда" автомобиле берьюлы өч машинага зыян сала. Башта "Лифан" автомобиленә орынып, аннан "Әлмәт-Нурлат" шәһәр ара автобусы белән маңгайга-маңгай бәрелешүдән "Хундай" машинасына да зыян килә. Шөкер, зыян күрүчеләр юк, ә шәһәрара маршруттагы пассажирларны 14.50дәге автобус белән озатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат