Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта 77 ветеран медальләр белән бүләкләнәчәк

"Родные лица Победы" проекты кысаларында районның 11 Бөек Ватан сугышы ветераны турында фотокитап нәшер итү планлаштырыла. Бу хакта республикада Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларына әзерлеккә багышланган видеоконференциядә хәбәр иттеләр.

21 февральдән исә районда яшәүче 77 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалидларны юбилей медальләре белән тәбрикләү эше башланачак. Чараның беренчесе Казанда узачак, ә аннан бүләкләр тапшыру район күләмендә планлаштырыла. Бөек Җиңүнең юбилеена әзерлек чорында Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе аша "Кадерле ветераныбыз" акциясе дә узачак. Бу чорда әлеге категория гражданнар 30 апрельгә кадәр диспансеризация үтәргә тиеш. Акция кысаларында районда хастаханәләрендә ветераннар өчен ике кешелек, бар уңайлыклы 5 махсус палата булдырылган. Шуларның берсе - Чулпан участок хастаханәсендә, 2се ЦРБның - хирургия, тагы 2се терапия бүлекләрендә.
Юбилейга әзерлек эшләре районның һәр социаль тармагында да алып барыла. Бу уңайдан 23 гыйнварда район башлыгы Равил Кузюров катнашында түгәрәк өстәл үткәрү дә планлаштырыла. Җиңү парадына әзерлек эшләре дә башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Җиңү