Нурлатта 8 Март алдыннан волейболчы кызлар бәйрәм турнирында очрашты
Быел ярышлар “Тулпар” спорт сараенда районара форматта уза.
“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе менә инде ничәнче ел рәттән Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан волейбол турниры үткәрүнең инициаторы булып чыгыш ясый. Быел бердәмросслар бәйрәм турнирын район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм “ТАГРАС-ЭнергоСервис”ның яшьләр комитеты белән бергәләшеп оештырды.
Шунысын да билгеләп үтик, волейболчы кызлар арасында җиңү өчен көрәш быел аеруча кызу бара, чөнки турнир 6 команда катнашында уза. Алар арасында Нурлатның җыелма командасы, Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе, “ТАГРАС-ЭнергоСервис” һәм “Район үзәк хастаханәсе” командалары белән бергә Аксубайдан да бер команда бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев