Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта 9 кеше түләүсез юридик ярдәм алган

    Узган җомгада "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә үткәрелгән Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә халыкны кабул итү бүлмәсенә юридик ярдәм сорап 9 кеше мөрәҗәгать иткән.

    Көн дәвамында нотариуслар Гөлнара Мөбарәкшина, Ирина Щекач, адвокат Айрат Габдрахманов һәм прокурор урынбасары Ленар Мисбахов халыкка төрле сораулар буенча бушлай консультацияләр биргәннәр. Нурлатлылар бу юлы нигездә мирасны рәсмиләштерү, милек белән бәйле, пенсияләр исәпләү, хезмәткә түләү кебек сораулар белән мөрәҗәгать иткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: