Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта агитпоезд юлга чыкты

Чәршәмбе көнне "Сөләйманов Ә.И" КФХсының Аксумла янындагы бодай басуында комбайннар гүелдәвенә моңлы җырлар, күңелле музыка тавышы да кушылды. Район үзешчәннәре, чәчтараш һәм шәфкать туташыннан торган агитпоездның үз эшен нәкъ менә биредән башлавы юкка түгел - биредә уракны беренче булып башладылар, районда иң күп комбайн да монда, урак та гөрләп бара....

- Шундый җитди эш вакытында комбайнчыларны ял иттереп алу да кирәк, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни эшләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина. - Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең иҗади чыгышларын бүләк иткән вакытта теләүчеләр сәламәтлекләрен тикшертеп, чәчләрен тәртипкә китереп ала алалар. Берүк вакытта алдынгыларны бүләкләп, аларга Сертификатлар һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын да тапшырабыз.
Менә бу көнне дә басуда районның дистәдән артыграк иң талантлы үзешчәннәре чыгыш ясады, чәчтарашка да чират өзелмәде, шәфкать туташы хезмәтләреннән дә файдаланучылар булды.
- Агитпоездның килүе безнең өчен бер бәйрәм кебек, - ди хуҗалык комбайнчысы Владимир Фомин. - Менә бүген матур җырлар тыңлап бераз ял итеп алдык. Шул арада чәчне дә төзәттердем. Безгә игътибар һәм хөрмәт күрсәтүләре үзе үк кәефне күтәрә.
Агитбригада әгъзаларынң һәр чыгышыннан канәгать булып алкышлады игенчеләр. Ә аннан соң көр кәеф белән комбайннарына утырып кырга таралдылар. Агитпоезд исә үз юлын районның башка басу-кырлары буйлап дәвам итәчәк. Икмәк булган җирдә җыр да булырга тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат