Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта агымдагы елга икътисад мәсьәләләре турында сөйләштеләр

    Бүген, 13 гыйнварда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында республиканың икътисади иминлек мәсьәләләре уртага салып сөйләшенде.

    Утырышны ТР Президенты Рөстәм Миннеханов үткәрде. Анда узган 2014 елга нәтиҗә ясалды һәм агымдагы елга фаразлар яңгырады. Икътисади яктан агымдагы ел җиңел булмас, дип фаразлана, шуңа да утырышның төп мәсьәләсе реаль секторны саклап калуга багышланган иде. Аннан әлеге мәсьәлә турында сөйләшү җирле дәрәҗәдә дәвам итте. Район башлыгы Равил Кузюров нигезсез чыгымнар булмаска тиеш, диде. Барлык чараларның да район башкарма комитеты белән килештерелергә тиешлеге әйтелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: