Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Ак таяк айлыгы башланды

Бу көннәрдә һәркайда ак таяклы кешеләр игътибар үзәгендә. Аларны гадәти шәһәр, авыллар һәм поселокларның үзенчәлекле яшәүчеләре дип атарга мөмкин...

Ул җәяүлеме яки узып баручы кешеме – бусы мөһим түгел. Ак таяк – кешенең күрү белән бәйле проблемалары булуы һәм аның ярдәмгә моҗтаҗлыгы турында сөйләүче уртак билге. Һәм биредә андый кешеләр белән аралашуның төп кагыйдәсе хөрмәт һәм игелеклелек булуын онытмаска кирәк.

Нурлат районында күрү белән проблемалары булган кешеләр Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте канаты астында. Хәзерге вакытта ул 142 кешене берләштерә. Традиция буларак, октябрь уртасыннан аларга ярдәмгә ак таяк айлыгы үткәрелә. Ул 15 ноябрь – Халыкара сукырлар көненә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге кампания иң беренче чиратта күрмәүчеләр көндәлек тормышта очраша торган проблемаларга игътибарны юнәлтү максатыннан үткәрелә. Шул уңайдан Нурлатта ел саен төрле службалар – социаль яклау, пенсия тәэмин ителеше органнары, шулай ук ЮХИДИ катнашында түгәрәк өстәл үтә. Ул быел да узачак – ноябрьнең беренче декадасына планлаштырылган. Әлегә исә төп игътибар күрмәүчеләрне мәдәни-спорт тернәкләндерүенә ясала.

* Якын араларда без күрү буенча инвалидларның VII республика мәдәни-спорт фестивалендә катнашачакбыз. Команда сынауларга әзерләнә инде. Бер айдан соң икенче – “Еллар безгә киртә түгел!” фестивале узачак. Күрүегезчә, җәмгыятебезнең тормышы бай, кызыклы. Без барлык чараларда да катнашабыз, үз очрашуларыбызны уздырабыз, – дип билгеләп үтте җирле оешма җитәкчесе Зинаида Богданова.

Очрашулар дигәннән, җәмгыятьтә параллель рәвештә традицион “Көзге букет” чараларына әзерлек тә бара. Аларга җирле оешманың барлык әгъзалары да чакырыла, алар бер-берләрен кышкыга әзерләнмәләре белән сыйлыйлар, рецептлары белән уртаклашалар. Иҗади эшләр күргәзмәсе ясыйлар. Без килгән көнне дә җәмгыять әгъзалары булачак очрашуның көнен һәм вакытын төгәлләштерү белән мәшгуль иделәр. Хәер, Зинаида Игнатьевна әйтүенчә, башка – мөһимрәк мәсьәләләр буенча шалтыратуларга ешрак җавап бирергә туры килә. Кемнәрнедер ташламалар кызыксындыра, икенчеләренә тернәкләндерү үзәкләренә юлламалар буенча консультацияләр кирәк. Ел башыннан гына биредә төрле характердагы 128 мөрәҗәгать каралган. Кайчагында бары үзләренең борчулары турында сөйләшер өчен генә дә шалтыраталар. Болар, нигездә, сәламәтлекләре буенча өйләреннән сирәк чыгучылар. Ә җирле оешманың офисы һәркем өчен ачык. Менә Мария Миронова да игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт әйтергә килгән. “Җирле мөхтәсибәт ел саен үткәрелә торган хәйрия акциясе кысаларында ялгыз яшәүче, өлкән нурлатлыларның, шул исәптән күрү буенча инвалидларның да яшелчәләр запасын тулыландырды”, – ди Зинаида Игнатьевна.

Ак таяк айлыгы дәвам итә. Анда “Бердәм Россия”нең яшьгвардиячеләре дә катнашыр дип көтелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә алар машина йөртүчеләргә ак таяклы җәяүлеләргә игътибарлы булырга чакыручы белешмәлекләр, ә күрмәүчеләрнең үзләренә – ут кайтаргыч элементлар өләшәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев