Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Актив озын гомер” проекты кысаларында төрле чаралар узачак

Бүген, 31 июль көнне Нурлат районында “Актив озын гомер” проектын тормышка ашыру буенча эшче төркем утырышы үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветднова башлангычында узган киңәшмәдә  төркем әгъзалары әлеге проектны тормышка ашыру буенча чаралар планын расладылар. Шулай итеп, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә шәһәр паркында иртән 6дан 7гә, кичен 18.00дән 19.00гә кадәр пенсионерлар өчен скандинавиячә йөрү буенча дәресләр узачак, сишәмбе көнне шәһәр стадионында 18.00дән 19.00гә кадәр футбол уйнарга мөмкин булачак. Чәршәмбе көнне шәһәр стадионына 18.00дән 19.00гә кадәр футбол, җиңел атлетика һәм спорт  йөреше белән кызыксынучылар килә ала. Шулай ук һәр җомгада тимер юлчылар микрорайонында 17.30дан 18.30га кадәр - фитнес,  шимбә көннәрендә 4нче мәктәптә – җиңел атлетика, якшәмбе көнне боз сараенда – тимераякта шуу белән шөгыльләнергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев