Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта акциядә катнашулар арта

Районда "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе 25 июльдә төгәлләнәчәк.

Акция барышында 57 беренче сыйныф укучысына 195 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Моннан тыш, районның оешма-предприятие җитәкчеләре 2-11 сыйныфларда укучы аз керемле 11 гаилә баласына 31500 сумга уку һәм мәктәп кирәк-яраклары, өс һәм спорт киемнәре белән булышкан. Чулпан авылында яшәүче һәм янгыннан зыян күргән Гөлсинә Вәлиева гаиләсенә дә бу көннәрдә ярдәм итүләр дәвам итә. "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында әлеге гаилә балаларына район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин, "Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге җитәкчесе Дамир Ишкинеев, районның финанс-бюджет палатасы рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлфия Нуруллина, район һәм шәһәр Советлары, район башкарма комитетының төзелеш бүлеге, район һәм шәһәр башкарма комитетлары хезмәткәрләре, "Җир палатасы" җитәкчесе Владимир Шилов акчалата ярдәм иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат