Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта алкогольның сыйфаты турында сөйләштеләр

Узган атнада Нурлат муниципаль районында алкоголь продукциясенең әйләнеше өлкәсендәге хокук бозуларны булдырмау һәм ачыклау буенча тармакара комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Алкоголь продукциясе сатучылар субъектлар катнашында узган утырышта агымдагы елның 10 аенда аны сату мәсьәләләрен карадылар.

Биредә шулай ук халыкны сыйфатлы алкоголь продукциясе белән тәэмин итү, балигъ булмаганнарга исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке сатмау хакында сөйләштеләр. Авыл торак пунктларында өстәмә сәүдә объектларын ачу хакында да сүз булды. Республика җирле җитештерүчеләренә ярдәм итү йөзеннән "Татспиртпром" продукциясенең ассортиментын һәм сатуны арттыру хакында да әйтелде. Утырышта район территориясендә алкоголь продукциясен сатучы оешмаларның проблемалары да читтә калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат