Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр

Бүген, 14 мартта үткән слетка районның аграр тармагында ел әйләнәсе тырыш хезмәт куючы алдынгылар: терлекчеләр, механизаторлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, инвесторлар, хуҗалык һәм агрофирма җитәкчеләре, фермерлар чакырылган иде.

Алдынгыларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртүләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин һәм башкалар котлады. Бәйрәмдә төрле тармакларда уңышка ирешкән бер төркем алдынгыларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды. Җылы, эчкерсез шартларда, җырлы котлаулар белән үрелеп барган тантана бәйрәм табыны артында дәвам итте.
Слеттан тулы репортажны газетабызның 19 март саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат