Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли

Бүген Нурлатның үзәк урамында иртәдән Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли. Гадәттәгечә район һәм шәһәрнең барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләре, фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләрен киң ассортиментта алып килгән.

Халык ит, бәрәңге, агач-куак үсентеләре, сөт, шикәр комы, бөртек һәм башкаларны бик яратып ала. Сәхнәдә исә район үзешчәннәре өлкәннәр өчен зур концерт программасы тәкъдим итә, яшьләр оешмалары волонтерлары олыларга ярдәм оештырган.
- Безгә бәйрәм уңаеннан шундый игътибар күрсәтүләре өчен бик зур рәхмәт. Ярминкәдә бөтен нәрсә бар. Өстәвенә, һава торышы да әйбәт. Чыкмас җиреңнән чыгарсың, - ди пенсионер нурлатлы Юрий Романов.
Иртәдән район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин һәм башка җитәкчеләр сәүдә рәтләре, ассортимент, бәяләр һәм халыкның фикере белән танышып чыкты.
Ярминкә әле дәвам итә, рәхим итегез!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат авыл хуҗалыгы ярминкәсе