Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә
Нурлатта Татарстан Республикасы парламентаризмының 25 еллыгы һәм Республика көненә багышланган чаралар иртән-иртүк Гыйматдинов урамында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән башланып китте.
Биредә эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси һәм вак фермер хуҗалыклары киң ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итә.
- Ярминкәдә бар да бар. Сайлау да зур, бәяләр дә кибеттәгедән һәм базрадагыдан күпкә арзанрак. Мин бик канәгать, - ди нурлатлы Флера Садретдинова.
Иртән сәүдә рәтләре белән район башлыгы Флюра Ногманова белән район җитәкчелеге дә танышып чыкты. Ярминкә дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев