Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Бакиров волейболга җыйды

Сугышчы-интернационалист, Әфган җирләрендә һәлак булган Миншакир Бакиров истәлегенә волейбол турниры быел икенче тапкыр уздырылды. Бәйге яшь булса да, спорт сөючеләр арасында популярлык казана бара.

- Быел турнирда алты команда көч сынашты, - ди ярышларның төп инициаторы һәм оештыручысы, "Татнефть" кадрлар әзерләү үзәгенең Нурлат филиалы җитәкчесе Әмир Әюпов. - Мисал өчен, Түбән Нурлат ике команда куйды, шулай ук Аксубайдан көчле волейболчылар килгән иде. "Нурлат АТП"сы, "Мехсервис" командалары да матур уен күрсәтә алдылар.
Гадәттәгечә, иң элек барлык спортчылар һәм турнирга килүчеләр Миншакир Бакиров каберен зыярәт кылдылар, анда чәчәк-веноклар салынды. Ә турнирны ветеран-волейболчыларның күрсәтмә уены белән башларга булдылар. Биредә Түбән Нурлат һәм Аксубай ветераннары очрашты. Бу матчтан алган тәэсирләр исә тулаем турнирга да үз импульсын бирде. Чөнки Түбән Нурлат командасы өчен уйнаган волейболчы-ветераннарыбыз - Минхәниф һәм Минсалих Әюповларның, Фоат Хөсәенов, Борис Борисов, Илшат Ишмаевның, авыл имам-хатыйбы Минһаҗетдин Сәйфетдиновның кайберләре инде алтмыш чиген узсалар да, әле күп кенә яшьләр белән алышырлык көч-җитезлекләре барлыгын расладылар һәм кунакларны 2:0 исәбенә ота алдылар. Ә төп трофейны быел да "Татнефть" кадрлар әзерләү үзәгенең Нурлат филиалы волейболчылары яулады.
- Бу турнирда җиңү үзмаксат итеп куелмый анысы, әмма авылыбызның асыл егетләреннән булган Миншакир Бакиров исемендәге Кубок - кадерле трофей, - ди Әмир Әюпов. - Өстәвенә, финалда Аксубай командасы белән бик кискен уен булды, һәм без шактый көч куеп кына 2:1 исәбенә җиңүгә ирештек. Кубок исә безнең команданың күпсанлы бүләкләре арасында аерым урын биләп торачак. Өченче урынны Түбән Нурлат командасы алды.
Ә аксубайлылар киләсе елга да килергә вәгъдә бирделәр. Хәер, киләсе бәйгеләрдә катнашучылар тагы да артыр әле. Чөнки авыл халкы да бу ярышларны үз итте, аннан, оештырырга булышучылар - Нурлат элеваторы, "Нурлатнефть" идарәсе профкомы, "Казанский фасад" фирмасы вәкилләре дә турнирны яшәтү өчен алга таба да ярдәм итәргә ышандырдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X