Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта балалар бакчасы төзелеше җанлана

Бүген шәһәрнең эре төзелеш мәйданчыгында эшче киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин үткәрде. Төньяк-көнчыгыш микрорайонда балалар бакчасы төзелешенең барышы район җитәкчелегенең ныклы контролендә.

Бу юлы да район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Карама, төзелеш бүлеге белгечләре һәм подрядчылар бүгенге көнгә мөһим булган мәсьәләләр турында киңәштеләр. Биредә бетон әзерләү җайланмасын түшәү белән мәшгульләр. Кышкы һава шартлары әлеге эшкә үз таләпләрен куя. Шуңа да төзүчеләр фундамент салганда җылыта торган кабель белән файдаланачаклар. Эшче киңәшмәдә объектны тапшыру сроклары да төгәлләштерелде, график буенча ул 20нче августка билгеләнгән. "ПИК+" подряд оешмасы участок начальнигы Рәмис Зәкиев билгеләп үткәнчә, моның өчен техника да, эшче көчләр дә җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат