Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Балалар китабы атналыгы бара

Дүшәмбе көнне шәһәр балалар китапханәсендә Балалар китабы атналыгын ачу чарасы булды.

Язгы каникулларның беренче көненнән үк укучыларны кызыклы очрашулар, конкурс-уеннар, викториналар көтә, әлбәттә инде, призлар да булачак. Тематик җидекөнлек "Исәнме, Китап атналыгы! Исәнме, күңелле дустыбыз!" исемле әдәби бәйрәм белән ачылды. Китапханәчеләр укучылар белән бергәләп халык әкиятләре буенча курчак тамашасы әзерләделәр. Кичә Бөек Ватан сугышы турында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте. Ә бүген "Яраткан китап битләре буйлап" дигән уен-сәяхәт оештырылды. Иртәгә балалар өчен иҗади остаханә эшләячәк. Җомга көн татар әдәбиятына багышланачак. Атна азагында мультфильм күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат