Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта балалар яңа елга әзерләнә

Яңа елга әзерлек оешма-предприятиеләрдә генә түгел, балалар бакчаларында оешкан төстә бара.

Әнә, "Алтын балык" балалар бакчасының 2нче кече төркеменә йөрүче нәниләр "Тылсымлы чыршы" дип аталган проект эшчәнлеген алып баралар икән.
- Проектта балалар гына түгел, аланың әти-әниләре дә катнаша, - ди бакча тәрбиячесе Гөлгенә Нәбиуллина. - Проект 3 этаптан тора: беренчесе - әзерлек этабы, икенчесе - төп өлеш. Монда "Модалы чырчылар әйлән бәйләне" дип аталган күргәзмә оештырабыз, яңа ел, чыршы бәйрәме турында җырлар өйрәнәбез, моннан тыш, балалар белән төрле уенчыклар рәсемнәр ясыйбыз. Соңгы этапта "Әби-бабайларга чыршы бүләк итик" дигән акци белән төгәлләнәчәк. Ул этапта инде яңа ел иртәлеге үткәреп, җиңүчеләрне котлачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат